Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын һәм Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында хезмәт ветераны Шәйхетдинов Йосыф Шәйхетдин улы (эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Ләйсән Фокееваның бабасы) белән онлайн форматта очрашу үткәрде, ул үзенең тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде. Авыр сынаулар сугыш чорының башка күп кенә кешеләре кебек үк, бу шәүхес өлешенә дә туры килә.
Бөек Ватан сугышы башланганда кечкенә Йосыфка нибары 4,5 яшь була. Сугыш башлангач әтисе фронтка алына, әнисе биш бала белән ялгызы кала. Гаиләдәге өлкән абыйларына 11 яшь була, Йосыф өченче бала. “Яшәү һәм яшәү өчен көрәшү авыр булды, - дип сөйли Йосыф бабай. Мин шул яшьтән абыйга һәм апага ярдәм итә башладым: печән җыйдык, утын ташыдык. Беркем дә “син кечкенә бит әле” димәде. Кирәк икән - димәк, кирәк. Беркем дә эшсез утырмады, дип искә ала ул калтыранган тавыш белән. Әти сугыштан соң әйләнеп кайтты, әмма җиңүдән соң яшәү җиңелрәк булмады. Кычыткан белән тукланганны, бәрәңге җыеп аннан он ясаганны хәтерлим, урманда үскән бар нәрсәне дә җыйдык. Гаилә зур иде – ярдәм итәргә, эшләргә һәм кечкенәләрне ашатырга кирәк иде".
1965 елда Йосыф бабай «Татэнерго» УЭС бүлекчәләренең берсенә, «Химстрой» га урнаша һәм анда балта остасы һөнәрен үзләштерә. Предприятиедә 39 ел эшли, гади эшчедән бригадирга кадәр һөнәри юл уза. «Химстрой» Түбән Кама нефть химиясе комбинаты һәм шин заводлары төзелеше өчен җавап биргәнлектән, Йосыф Шәйхетдин улы вакыйгалар үзәгендә булган, яңа сәнәгать объектлары һәм Түбән Кама шәһәре үсеш алганны үз күзләре белән күрә.
Аның фотосурәте озак еллар Мактау тактасында эленеп торды. Нәкъ менә аның хезмәт сөючәнлеге, үз оешмасын үстерүгә керткән өлеше өчен Йосыф Шәйхетдин улы “Почет Билгесе” ордены Кавалеры исеменә лаек була, шулай ук «Ленин тууына 100 ел» медале белән бүләкләнә. Күп тапкырлар Коммунистик хезмәт ударнигы була, бик күп мактау грамоталары бар. Йосыф Шәйхетдин улы үз предприятиесе юлламасы буенча халык судында азат ителгән утырышчы вазифасын да башкара. Хезмәт эшчәнлеген ул 67 яшендә тәмамлый. «Гомерем буе яраткан эшем белән шөгыльләнүемә һәм тормышымны Түбән Камага багышлап чын күңелдән эшләвемә шатмын», - дип үз фикерләре белән уртаклаша хезмәт ветераны.
Йосыф Шәйхетдин улына хәзер 83 яшь, тормыш иптәше Әлфия Гарәф кызы белән быел бриллиант туйларын - 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәчәкләр. Бу еллар эчендә ике бала тәрбияләп үстергәннәр, алар дүрт онык һәм 7 оныкчык бүләк иткәннәр.
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Йосыф Шәйхетдин улына кызыклы хикәяләре өчен рәхмәт белдерделәр, аларга чын күңелдән озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр.