Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Миләүшә Михеева, Яңа Нәдер авыл җирлеге башлыгы Сирен Миннебаев белән берлектә, авыл торак пунктларында җирле халыкка ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр.
Гражданнарны кабул итүдә җирле халык та, җирле үзидарә белгечләре дә катнашты. Күчмә кабул итүләрне оештыруның максаты - гражданнарның тәкъдимнәрен һәм гаризаларын, мөрәҗәгатьләрен беренчел алганда оператив җавап бирүне тәэмин итү, мөрәҗәгать итүчеләрнең күпләгән сорауларын хәл итү һәм Яңа Нәдер авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның проблемаларын хәл итүнең хокукый юлларын аңлату.
Шулай ук җирле җитештерелгән алкогольле продукцияне, шул исәптән «Белый Кремль» сырасын ваклап сату күләме, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар, суррогат хәмер куллану нәтиҗәсендә агуланулар һәм аның тискәре начар нәтиҗәләре турында фикер алышынды, халыкның «Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт Мәгълүмат Системасына мөрәҗәгатьләрен активлаштыруга басым ясалды.