Азык-төлек кәрҗине яхшы якка үзгәрә

2013 елның 29 гыйнвары, сишәмбе
Бәясе яшәү минимумына бәйле булган куллану кәрҗинен быелдан яңача билгели башлыйлар. “Россия Федерациясендә яшәү минимумы күләме турында” һәм “Тулаем алганда Россия Федерациясендә куллану кәрҗине турында” гамәлдәге федераль законнарга үзгәрешләр керткән төзәтмәләрнең үз көченә керүе белән бәйле бу. Болар кулланучыларның кәеф-рухында ничегрәк чагылыш табачак? Яңалыкларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко аңлатма биреп үтте.
– Законга үзгәрешләр кертелгәнче, кәрҗин иң мөһим ризыкларны һәм хезмәт күрсәтүләрне куллануның минималь нормативларыннан чыгып исәпләнеп килде. Хәзер, дөнья күләмендә ничек булса, шулай: бер үк вакытта халыкның матди байлык-уңайлыклардан чынбарлыкта минималь куллануы турында мәгълүматларга нигезләнгән статистик ысулдан да файдаланылачак. Быелдан башлап, азык-төлек натураль күрсәткечләр белән, ә азык-төлек булмаган товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр – ризык бәясеннән чыгып, процентларда билгеләнәчәк. Азык-төлек булмаган товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр азык-төлек бәясенең 50 проценты күләмендә билгеләнәчәк. Ягъни куллану кәрҗине бәясе структурасында азык-төлек – яртысын, ә азык-төлек булмаган товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр – чиреген (һәркайсы) тәшкил итәчәк.
Үзгәрешләр нәтиҗәсендә бер кешегә еллык уртача куллану нормалары арттырылды: ит ризыклары – эшкә сәләтле халык өчен 57,5 процентка, пенсионерлар өчен – 71,4, балалар өчен – 30,6; сөт ризыклары: эшкә сәләтле халык өчен – 21,7 процентка, пенсионерлар өчен – 17,8; балалар өчен – 10,9 процентка; җиләк-җимеш һәм яшелчә: эшкә сәләтле халык өчен – 2,6 тапкырга, пенсионерлар өчен – 2 тапкырга, балалар өчен – 2,3 тапкырга. Шул ук вакытта яңа минималь азык-төлек җыелмасының энергетик кыйммәте “Роспотребнадзор” раслаган нормаларга туры килә.
Документлардан күренгәнчә, бер кешегә еллык уртача куллану күләме икмәк ризыкларына карата (икмәк һәм макарон әйберләре – он, дөге, борчак исәбеннән) эшкә сәләтле халык өчен – 126,5 кг, бәрәңге – 100,4 кг, яшелчә – 114,6 кг, җиләк-җимеш – 60 кг, ит ризыклары – 58,6 кг, балык ризыклары – 18,5 кг, сөт һәм сөт ризыклары (сөт исәбеннән) 290 кг тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта кайбер ризыклар буенча куллану нормасы гамәлдәгеләре белән чагыштырганда артачак. Әйтик, эшкә сәләтле халык өчен балык ризыкларын куллану нормасы 15,6 процентка, сөт ризыкларын куллану нормасы 21,7 процентка үсә. Шул ук вакытта икмәк ризыкларын куллану нормасы 5,4 процентка һәм бәрәңге – 6,7 процентка кимегән. Шул рәвешле хәзер яңа куллану кәрҗинендә ит, балык, йомырка, җиләк-җимеш һәм яшелчә кебек туклану кыйммәте зуррак булган продуктлар ишәйгән. Куллану кәрҗиненең бәясе исә, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, уртача 200-400 сумга кыйммәтләнәчәк. Кәрҗин бәясе арту яшәү минимумы күләменең (шул исәптән пенсионерларның да) үсүенә китерәчәк. Нәтиҗәдә социаль түләүләр күләме артачак.
Боларның барысы да бик әйбәт, әлбәттә. Тик әйбәтнең чиге булмаска, ягъни закон чыгаручылар тагы да яхшыракка омтылырга тиеш. Ник дигәндә, Россия кәрҗиненә нибары 150 төр товар һәм хезмәт күрсәтү генә “салынган”. Шул ук вакытта французларда алар – 250, америкалыларда – 300, инглизләрдә – 350, немецлар кәрҗинендә – 475.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International