Лениногорск муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы контрольлек итүче субъектлар эшчәнлегендә хокук куллану практикасы сораулары буенча гавами чара үткәрү турында

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:

* Чараның исеме: ачык чара.

• Чараның темасы: "2020 елның 6 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында алкоголь базарының торышы".

* Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы.

* Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2020 елның 17 июле.

* Чараны үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Лениногорск шәһәре, Кутузов ур., 1 йорт, утырышлар залы.

* Чара үткәрү ысулы: киңәшмә.

* Чараның статусы: планлаштырылган.

* Чараның кыскача тасвирламасы: үткәрелгән контроль чаралар нәтиҗәләре буенча кыскача мәгълүмат, контрольлек итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләре турында гавами фикер алышу.

• Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.

Ачык чарада катнашу өчен теркәлергә һәм сезне кызыксындырган тематикага караган сорауларны 15.07.2020 гә кадәр электрон адреска җибәрә аласыз: Milyausha.Miheeva@tatar.ru

Мәгълүматны 8(8553) 33-67-06 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International