Гариза авторына акчалата бүләк биреләчәк

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре 2020 елның 7 июлендә административ тикшерү кысаларында Югары Ослан районының Түбән Ослан авылы территориясендә урнашкан кибетне карап чыкты. Тикшерү барышында документларсыз гына алкогольле продукция сату факты билгеләнгән. Тикшерү күрсәткәнчә, әлеге сәүдә ноктасында сатылган продукция турында мәгълүмат БДАМС системасында юк. Барлыгы 131,0 л күләмендә алкогольле продукция хуҗасыннан алынды. Тикшерү дәвам итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу эш «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча кузгатылды. Гариза авторына акчалата бүләк биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International