Баулы шәһәрендә 2013 елда беренче күчмә кабул итү

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева Баулы муниципаль районы җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары И.Р.Сәйфиев, икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге начальнигы Г.Ш.Бохараева белән берлектә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче барлык мәсьәләләр буенча Баулы районы гражданнары өчен күчмә кабул итү үткәрде.
Барлыгы 12 граждан кабул ителде. Баулылылар асылда алкоголь базары өлкәсендәге гамәлдәге законга 2013 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләр һәм, кулланучылар буларак, санга сугылмаган хокукларын торгызу мәсьәләләре белән кызыксынды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы, гамәлдәге законга туры китереп, сорауларга тулы җавап бирде.
И.Р.Сәйфиев: “12 кеше – оптималь сан. Барлык проблемаларны максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле хәл итү өчен күп тә түгел, аз да түгел бу. Баулы муниципаль районы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белән бик әйбәт үзара мөнәсәбәтләр урнаштырды. Әйтергә кирәк, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе шәһәребездә системалы төстә гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәреп килә.
2012 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко күчмә кабул итү үткәргән иде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелеге үткәреп килә торган күчмә кабул итүләр нәтиҗәле һәм гражданнар өчен кирәкле эш формасы буларак танылды. Ник дигәндә, гражданнарыбызның күпчелегенең җитәкче бүлмәсендә шәхсән кабул ителү мөмкинлеге юк. Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең әнә шундый эш формасыннан унике кеше файдаланды”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International