Томскида балигъ булмаган затка сыра саткан сатучыны хөкем иткәннәр

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе
Томскиның Совет районы җәмәгать суды сатучыны балигъ булмаган затка берничә тапкыр алкогольле продукция сатуда гаепле дип таныган (РФ ҖК 151.1 статьясы).
Томск өлкәсе прокуратурасының матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, сәүдә челтәре кибетләренең берсендә сатучы булып эшләгән әлеге хатын-кыз 2012 елның 25 октябрендә 17 яшьлек бер кызга 0,5 литрлы шешәдә сыра саткан. Шул ук вакытта ул бу вакыйгага кадәр бер ай элек кенә шундый ук гамәле өчен административ җаваплылыкка тартылып, мондый гамәлне кабат кылган очракта җинаять җаваплылыгына тартылу ихтималы турында кисәтелгән булган.
Суд хөкеме чыгарылганда, хөкем ителгән ханымның үз гаебен тануы һәм кылган гамәле өчен үкенүе, моңа кадәр хөкем ителмәгән булуы һәм эшендә уңай яктан бәяләнүе исәпкә алынган. Боларның барысы да җәзаны штраф белән генә калдыру мөмкинлеге биргән (гәрчә РФ ҖК 151.1 статьясында бер елга кадәр төзәтү эшләре күздә тотылса да).
Нәтиҗәдә суд гаепле затны биш мең сум күләмендә штраф түләүгә хөкем иткән. Хөкем ителгән зат элеккеге эш урыныннан (хокук бозуны кылган урыннан) азат ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International