Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:
Чараның исеме: ачык чара.
Чараның темасы: "2020 елның 6 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының алкоголь базарының торышы".
Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы
Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2020 елның 14 августында 10 сәгатьтә
Чараны үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Минзәлә шәһәре, Ленин ур., 80
Чараны үткәрү ысулы: киңәшмә.
Чараның статусы: планлаштырылган.
Чараның кыскача тасвирламасы: үткәрелгән контроль чаралар нәтиҗәләре буенча мәгълүмат, контрольлек итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләре турында гавами фикер алышу.
Чара нәтиҗәләрен кыскача тасвирлау: чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.
Гавами чарада катнашу буенча теркәлү өчен һәм әлеге тематика буенча кызыксындырган сорауларны 12.08.2020 кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: Liliya1.Mullina@tatar.ru
Мәгълүматны +7 (8552)71-26-36 телефоны буенча ачыкларга була.