Җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында сыра алу турында

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кергән гаризаларны карау кысаларында «Автоградбанк» җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләре сатуда хокук бозу фактын билгеләде. 199,34 литр сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.

Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ эш кузгатылды. Әлеге хокук бозучы берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International