Очсыз аракы артыннан куып, гомереңне кыскартма!

2013 елның 1 феврале, җомга
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе шуны хәбәр итә: бүген, республика территориясендә легаль җитештерелгән алкогольле продукциягә минималь бәяләр шактый ук арткан бер мәлдә, легаль булмаган, сыйфаты шик тудырган очсызлы алкоголь сату очраклары артты.
Әйтик, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре узган ел азагында республиканың чик районнары –  көньяк-көнчыгыш районнарында (Азнакай, Баулы, Ютазы) Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы һәм коньякны халыкны кызыктырырлык бәядән: аракыны – 100 сумнан, коньякны – 200 сум чамасына сату очракларын ачыклады.
Мондый продукция кечкенә партияләр белән генә, федераль трассаларны читләтеп, урау юллар аша кертелә, һәм таксистлар, юл кырыйларындагы вак җәмәгать туклануы объектлары аша, машинадан бушатып тормыйча диярлек сатыла.
Моның ише очраклар ачыклану сәбәпле, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе гражданнарны уяу булырга һәм алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булган кибетләрдә генә алкоголь сатып алырга чакыра. Очсыз булуына кызыгып, кулдан, Интернет аша һәм хәтта таныш-белешләрегез аша да хәмер сатып алудан сак булыгыз. Чөнки мондый хәмерне куллану сәламәтлеккә “сугып” кына калмыйча, якты дөнья белән хушлашуга да китерергә мөмкин.
Легаль төстә җитештерелгән ярты литр аракы бәясе 170 сумнан, ә коньяк бәясе – 280 сумнан очсыз була алмый.
Исегезгә төшерәбез: алкогольле продукциянең легальлеген шешәсенең тышкы “кыяфәте” буенча тикшерергә мөмкин: легаль шартларда җитештерелгән аракы шешәсенең этикеткасы һәм контрэтикеткасы тигез итеп ябыштырылган була, бөкесе борылып йөрми, шешәсенә акциз маркасы яки федераль махсус марка ябыштырылган була. Шешә эчендә чит-ят әйберләр йөзеп йөрми. Сатучы сатып алучының беренче таләбе буенча ук сатып алучыга легаль продукциясенең товар-озату документларын – товар-транспорт накладноен, товар-транспорт накладноена белешмә (А һәм Б бүлекләр) яисә таможня декларациясенә белешмә (импорт продукциясе өчен) тапшырырга тиеш.
Моннан тыш республика территориясендә сатыла торган барлык алкогольле продукциядә уникаль партия коды (УКП) була. Татарстан Республикасында җитештерелгән продукциягә УКП шешә бөкесенә сугыла, ә республика территориясенә кертелгән продукциягә – штрихкоды өстендәге махсус наклейкага сугыла. Шулай ук Интернет аша алкогольле продукциянең легальлеген тикшерү хезмәте күрсәтүдән файдаланырга да була. Әлеге сервис ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең рәсми порталында (uslugi.tatar.ru) һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтында (tatalc.ru) урнаштырылган. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең “кайнар телефон”ы (278-92- 79) да тәүлек әйләнәсендә эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International