Барлыгы 249,46 литр күләмендә алкогольле продукция юкка чыгарылды

2020 елның 17 июле, җомга

2020 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы «Росспиртпром» ААҖ вәкилләренә конфискацияләнгән хәмер тапшырды, элек аларл законсыз әйләнештән алынган иде.

Конфискация Татарстан Республикасы Арбитраж суды карарлары һәм гомуми юрисдикция судлары карарлары нигезендә башкарылды.

Барлыгы 249,46 литр күләмендә алкогольле продукция юк итүгә тапшырылды, шулардан: 48,55 литр күләмендә икеләтә билгеләнештәге спиртлы сыеклык, 143,144 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре, 58,075 литр күләмендә алкогольле продукция.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International