Контроль чаралар барышында 180 литрдан артык сыра тартып алынды

2020 елның 17 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча, административ тикшерү кысаларында Нурлат районының сәүдә нокталарына барып кайттылар.

Контроль чаралар барышында шәхси эшмәкәрнең «Продуктлар» кибетендә, бер нинди дщ документлары булмаган 18 төрле сыра һәм сыра эчемлеге табылган. Гамәлдәге законнар нигезендә хуҗалык итүче субъекттан 149 литр күләмендә алкогольле продукция тартып алынды. Моннан тыш, әлеге хосусый эшмәкәр БДАМСта алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибен боза һәм сыра, сыра эчемлекләрен ваклап сату күләме турында декларацияләр тапшырмый.

Икенче очракта «Пенная лавка» кибетендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектта яраклылык вакыты чыккан өч атамадагы сыра ачыкланды. Контроль чаралар барышында 37 литр күләмендә алкогольле продукция тартып алынды.

Хәзерге вакытта әлеге материаллар буенча административ тикшерүләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International