2020 елның 17 июлендә Кукмара районының Березняк авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров катнашында алкогольле продукция сату, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге сорауларга багышланган очрашу үтте. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-укулар оештырылды.
Әлеге чара кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән. Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр буенча хәбәр ителде.
Кабул итү барышында кулланучылар тарафыннан яңгыраган товарларның сыйфаты, пәрдә тегү буенча заказны үтәү срокларын бозу, тиешле сыйфатлы чалбарны алыштыру һ. б. сорауларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре нигезендә җаваплар бирелде.
Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.