Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, гражданнарга консультацияләр бирү чарасы үткәрелде. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече һәм КФҮнең Әтнә районы филиалына килүчеләр катнашты.
Консультация вакытында гражданнар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Килүчеләрне барыннан да бигрәк азык-төлек продуктларына югары бәяләр белән бәйле мәсьәләләр, яраклылык вакыты чыккан товарлар сатып алганда кая мөрәҗәгать итәргә, сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыру, товарны ремонтлау срокларын бозу турында сораулар кызыксындырды.
Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газеталары номерлары урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары өләшенде.