Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Мөслим муниципаль районында кулланучылар өчен дә, шулай ук район эшмәкәрләре өчен дә куллану грамоталылыгын арттыру һәм гамәлдәге законнарны үтәү максатыннан чыгып күчмә чаралар үткәрде.
Әйтик, Мөслим районының Октябрь авылында урнашкан сәүдә объектында азык-төлек товарлары, алкогольле продукция сату башкарыла торган сәүдә объектында азык-төлек товарларын сату кагыйдәләре РФ Гражданнар Кодексы, «Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм иминлеге турында» Федераль Закон, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, шулай ук товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре белән җайга салына, дип искә төшерделәр (1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы РФ Хөкүмәте карары). Сатучы башкара торган эшчәнлек лицензияләнергә тиеш булса, ул лицензиянең номеры һәм гамәлдә булу вакыты, шулай ук аны биргән орган турында мәгълүмат тәкъдим ителергә тиеш.
Әлеге мәгълүмат сатып алучыга танышу өчен уңайлы урыннарда урнаштырыла. Сатучы үз эшчәнлеген тормышка ашырганда сәүдә эшчәнлеген оештыруга һәм гамәлгә ашыруга карата Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәргә тиеш.
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре эре сәүдә челтәрләрендә, якын-тирәдә урнашкан кибетләрдә бәяләр һәм беренчел кирәк булган товарларның бәяләренә ай саен мониторинг үткәрүне дәвам итәләр. Закон дәрәҗәсендә бәясе һәм сыйфаты ныклы контрольгә алынырга тиешле товарлар исемлеге билгеләнгән. Бу - социаль әһәмиятле продуктлар. Бүгенге көндә Мөслим районы кибетләрендә азык-төлек кытлыгы күзәтелми, шулай ук товарларга бәяләрнең, җиләк-җимеш һәм яшелчә бәяләренең сезонлы күтәрелүеннән тыш, кискен күтәрелүе күзәтелми.