Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Халык контроле” дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кергән гаризаларны карау кысаларында Чаллы шәһәренең гараж җәмгыятендә урнашкан сәүдә объектында тиешле документларсыз сыра һәм сыра эчемлекләре сатуны, шулай ук БДАМС системасында сатыла торган алкогольле продукциянең белешмәләре булмау фактын билгеләде.
109,87 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды. Тартып алынган алкогольле продукция РФ КоАП 14.6 ст.2 ө., 14.45 ст., 14.19 матдәсе нигезендә алынды. Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү бара.