ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьне карау кысаларында Яр Чаллы шәһәренең 1 нче комплексында урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукцияне, аерым алганда сыра, тиешле товар озату документларыннан башка, БДАМС системасында теркәлмичә генә ваклап сату фактын билгеләде. 121 литр сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды.
Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.6 ст.2 өлеше, 14.45 ст., 14.19 ст.буенча административ эш кузгатылды. Гариза бирүчегә акча түләнәчәк.