Закон бозучыларга карата административ тикшерүләр алып барыла

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Азнакай районының Әгерҗе һәм Буралы авылларында урнашкан сәүдә объектларында алкогольле продукцияне, аерым алганда, сыра, тиешле товар-озату документларыннан башка, БДАМС системасында теркәлмичә генә, ваклап сату фактларын ачыклады. 323,18 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды.

Закон бозучыларга карата административ тикшерүләр бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International