2020 елның 30 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенә подвал бинасында «фанфуриклар» дип аталучы спирт сату факты буенча килгән күп санлы шикаятьләр аркасында полиция һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан контроль чаралар үткәрелде. Түбәнкамалылар подвал бинасында спиртлы продукция белән сәүдә итү турында гына түгел, ноктага килүчеләр турында да хәбәр иттеләр.
Рейд нәтиҗәсендә спиртлы сыеклык сату факты расланды. Барлыгы ике төрле билгеләнештәге спиртлы сыеклык белән 732 флакон тартып алынды, ул әлеге ноктада 55әр сум күләмендә сатылган. Сәүдәне Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ир-ат оештыруы ачыкланган, ул шул ук чара белән, әмма башка адрес буенча сатып, берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган инде.
Әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла.