Алкогольле продукция сату өлкәсендә закон бозу очраклары ачыкланды

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьне карап тикшерү кысаларында Сарман муниципаль районы сәүдә объектларының берсендә алкогольле продукцияне, аерым алганда сыра һәм сыра эчемлекләрен тиешле товар озату документларыннан башка, шулай ук БДАМСта исәпкә алмыйча, ваклап сату фактын ачыклады. 6700 сумлык 65,67 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды.

Ачыкланган закон бозу буенча административ тикшерү үткәрелә. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International