“Безнең бурыч – сугыш ачу түгел...”

2013 елның 5 феврале, сишәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре агымдагы елның гыйнвар аенда 70 контрольлек чарасы үткәрде. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк бу.
Ай дәвамында стационар булмаган сәүдә объектларында, закон нигезендә билгеләнмәгән вакытта сыра сату очракларын ачыклау буенча полиция хезмәткәрләре белән берлектә контрольлек чаралары уздырылды. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гамәлдәге законны бозуның 38 очрагы ачыкланды, шуның 26 сы – Чаллы шәһәрендә.
Эш көннәре башлануын да көтеп тормастан, Яңа ел каникулы вакытында – 2013 елның 3 гыйнварыннан полиция, районнарның башкарма комитетлары, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре катнашында,  шәһәр мэры җитәкчелегендә, стационар булмаган сәүдә объектларында, билгеләнмәгән вакытта сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуны һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә башка бозуларны ачыклау буенча эш төркемнәре оештырылды.
Чаллы шәһәре мэры эш төркеме утырышларының берсендә: “Безнең бурыч – сугыш ачу түгел, бәлки законлы юл белән, бергәләшеп, хөкүмәт һәм дәүләт карарларын үтәргә омтылу”, – дип ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International