Россиядә бер шешә грузин шәрабе бәясе 300 сумнан ким булмаячак

2013 елның 5 феврале, сишәмбе
Геннадий Онищенко, грузин шәрабе һәм минераль суы җитештерүчеләр белән килешүләргә ирешелде, дип хәбәр итте. Россия күзәтчелек ведомствосы экспертлары Грузия предприятиеләрендә тикшерү башлап җибәрәчәк.
– Без сөйләшүләрнең тәүге принципиаль турын әле генә төгәлләдек, – дип хәбәр итте Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко, Грузия авыл хуҗалыгы министрлыгының шәраб буенча агентлыгы директоры Леван Давиташвили белән сөйләшүләрдән соң.
Давиташвили әфәнде, үз чиратында, барлык мәсьәләләр буенча да килешүләргә ирешелгәнлеген һәм “Роспотребнадзор” белгечләренең инде киләсе атнада ук Грузия предприятиеләрендә булып китәчәкләрен билгеләп үтте.
– Шуннан соң без, Россия базарына кире әйләнеп кайту өчен, конкрет продуктларны теркәүгә ала башлаячакбыз, дип өстәде ул.
Документларны рәсмиләштерүгә генә дә ай ярымлап чамасы кирәк булырга мөмкин. Леван Давиташвили, Россиядә ваклап сатуда бер шешә грузин шәрабе бәясе кимендә 300 сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте.
Грузия Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле үзләренең  продукциясенең Россия базарына инде яз ахырларында ук килеп җитәсенә ышанычын белдерде. Геннадий Онищенко шәрабне безнең базарга җибәрә башлауның тәгаен срогын әйтмәсә дә, моның алданрак та булырга мөмкин икәнлеген искәртте. Аның сүзләренә караганда, “Роспотребнадзор” берничә дистә предприятиедә тикшерү уздырачак: экспертлар производстводагы хәлләрнең җитештерүчеләр тапшырган документлардагы мәгълүматларга туры килү-килмәвен ачыклаячак.
– Безнең бурыч – документларда язылганнарны чынындагы хәлләр белән чагыштыру,– ди Онищенко. Фәкать таможня  контрольлеге мәсьәләсе генә хәл ителмәгән. Геннадий Онищенко сүзләренә караганда, Грузия ягы нинди контрольлекнең үзенә кулаерак буласын ачыкламаган әле. Россия хакимиятендәгеләр исә Грузиянең илкүләм контрольлеге белән безнең системаны берләштерүне алга сөрә.
Эмбаргога кадәр грузин шәрабләре экспортының гомуми күләменнән 70 проценты һәм “Боржоми” минераль суының 65 проценты Россиягә туры килә иде. Грузиядән Россиягә авыл хуҗалыгы продукциясе, минераль су һәм шәраб кертү 2006 елда тыелды. Ул чагында бу товарларны җитештерүчеләр санитария-эпидемиология таләпләрен бозуда гаепләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International