Белоруссия ярминкәсен үткәрү традицияләре кире кайта

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә традициягә кергән «Белорус ярминкәләре»н уздыру дәвам итә. Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре әлеге вакыйганы игътибарсыз калдырмадылар, ярминкәдә булдылар, халыкка хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсен бәяләделәр.

Белоруссиядән килгән товарлар ярминкәсе «Минем гаиләм» сәүдә үзәгендә уза. Бу юлы ярминкәдә тиредән һәм текстиль әйберләренең киң ассортименты тәкъдим ителгән - бу куртка, плащ, сумкалар һәм аяк киеме. Барлык эшләнмәләр дә югары сыйфатлы, сатып алучылар өчен сайлап алынган товарга ташламалар бирелә. Ярминкә үткәрү территориясендә бүлек белгечләре тарафыннан консультация пункты оештырылды. Ярминкәгә килүчеләр кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алу мөмкинлегенә ия булдылар. Барлык катнашучыларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга кагылышлы мәгълүмати белешмәлекләр өләшенде: «Тиешле сыйфатлы товарны алмашуга һәм кире кайтаруга кулланучы хокукы», «Түләүле медицина хезмәтләре күрсәткәндә кулланучы хокуклары», «Кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары» һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International