Легаль булмаган сыра сату: штрафлар суммасы - шактый, табыш -минималь

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына төрле чыганаклардан (Интернет-кабул итү, «Халык контроле» ДМС) Казан шәһәренең Совет районында урнашкан объектларның берсендә алкогольле продукция сату һәм аның әйләнеше өлкәсендә системалы хокук бозулар турында мәгълүмат килде.

Хезмәткәрләр әлеге мәгълүматны оператив рәвештә эшкә алдылар һәм аны карау барышында ябык савытта сыра продукциясен сату факты ачыкланды. Шул ук вакытта, сатылган сыра юридик зат тарафыннан Бердәм дәүләт автоматлаштырылган системасында чагылдырылмаган, димәк, законсыз әйләнештән тартып алынырга тиеш.

Шулай итеп, юридик зат РФ КоАП 14.6 ст.3 ө.һәм РФ КоАП 14.19 ст. бозган.

Еш кына эшмәкәрләр һәм юридик затлар, алкогольле продукция сату кагыйдәләрен бозу нәтиҗәләре турында белә торып, билгеләнгән закон нормаларын үтәмәүдән баш тарталар, нәтиҗәдә штрафлар күләме шактый, ә файда – минималь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International