Эксперимент кертү мәсьәләләре каралды

2020 елның 7 августы, җомга

Росалкогольрегулирование һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «кега» транспорт тарарасында китерелә торган сыра продукциясен маркировкалау буенча Эксперимент турында мәгълүматны җиткерү максатыннан, Татарстан Республикасы территориясендә сыра продукциясе әйләнешенең күзәтүчәнлеген идентификацияләү чаралары (алга таба – Эксперимент), программа системаларын эшләү һәм аларга ярдәм итүне гамәлгә ашыручы оешмалар белән киңәшмә (ВКС режимында) үткәрде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Ж.Ю. Әхмәтханов, "Росалкогольрегулирование" җитәкчесе урынбасары А. Ю. Кружалин, "ЦентрИнформ" АҖ белгече А. В. Воронов, сыра кайнату продукциясе җитештерүче предприятиеләр, күпләп сату оешмалары һәм программа системаларын эшләү һәм аларга ярдәм итүче федераль һәм республика компанияләре вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында экспериментны кертү мәсьәләләре, БДАМСта һәм хуҗалык итүче субъектларның исәп системаларында маркировкаланган сыра продукциясе чагылдыруның техник моментлары турында фикер алыштылар.

Киңәшмә беркетмәсен килештергәннән соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми порталында «Эшчәнлек» бүлегендә, «кег маркировкалау буенча Эксперимент» бүлекчәсендә басылып чыгачак мөһим карарлар эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International