«Ә ишегалды тыныч биредә…»

2020 елның 7 августы, җомга

2020 елның 6 августында Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре Совет районы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату буенча чикләүләрне үтәү мониторингы барышында чираттагы закон бозу очрагы ачыкланды.

Шәхси эшмәкәр, закон нормаларын үтәмичә, белем бирү учреждениесе янында сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуны гамәлгә ашыра. Моннан тыш, административ хокук бозу урынын карау барышында әлеге сәүдә объектына керү күпфатирлы торак йорт ишегалды ягыннан оештырылуы ачыкланды, бу шулай ук гамәлдәге законга каршы килә.

Нәтиҗәдә 100 литрга якын сыра һәм сыра эчемлекләре тартып алынды, эшмәкәр административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакыртып алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International