07.08.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең муниципальара оператив контроль бүлеге хезмәткәрләре, ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Магистраль ур., 35, 7 нче йорт, этил спирты нигезендә җитештерелгән антисептик чарага контроль сатып алу үткәрде.
Тикшерү чаралары кысаларында склад бинасыннан 3690 литр күләмендә спиртлы продукция тартып алынды.