ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә конфискацияләнгән хәмер юк ителде

2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
2013 елның 6 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Росимущество”ның ТРдагы территориаль идарәсе, “Роспотребнадзор”ның ТРдагы идарәсе, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләреннән торучы комиссия тарафыннан, Арест салынган, тартып алынган һәм дәүләт милкенә әйләндерелгән этил спиртыннан, алкогольле һәм спиртлы продукциядән файдалану өлкәсендә дәүләт органнары һәм оешмалар эшчәнлеген координацияләү буенча ведомствоара комиссиянең 31.01.2013 елгы карарын үтәү йөзеннән, алкогольле һәм спиртлы продукция партиясе юк ителде. Барлыгы 1552,9 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция юкка чыгарылды. Шуның күпчелек өлеше (1320,4 литр) – алкогольле продукция, 232,6 литры – спиртлы продукция һәм самогон.
Әлеге продукцияне тартып алу һәм конфискацияләү сәбәпләре:
– тиешле лицензиягә ия булмаган килеш алкогольле продукция сату;
– тиешенчә рәсмиләштерелгән документларга ия булмаган килеш алкогольле продукция сату;
– өй шартларында әзерләнгән алкогольле продукция (самогон) сату.
Конфискацияләнгән продукциянең элеккеге хуҗалары – “Изабелла” ПКФ ҖЧҖ (продукциясе Волгоград урамында урнашкан “Кара Йолдыз” кибетеннән һәм Гаврилов урамында урнашкан “бар-бистро”дан алынды, хосусый эшмәкәр Нуриәхмәтова, “Цимес” ҖЧҖ, хосусый эшмәкәр Кулиев, хосусый эшмәкәр Мкртчян, хосусый эшмәкәр Невзорова (Волгоград урамында урнашкан “Вика” кафесы, лицензиягә ия булмаган килеш алкогольле продукция сату очрагы ике тапкыр ачыкланды), хосусый эшмәкәр Мөхәммәтшина (Декабристлар урамындагы “кафе-бистро”), “Восток” ҖЧҖ (М. Гафури урамындагы кибет), хосусый эшмәкәр Аракелян һ.б.
Мәсәлән, “Изабелла” ПКФ ҖЧҖнең 2 сәүдә ноктасында гына да лицензиясез эшчәнлек өчен 200ләп атамадагы 1050 шешә (450 литрдан артыграк) алкогольле продукция конфискацияләнде.
Хосусый эшмәкәр Мөхәммәтшинаның “кафе-бистро”сында лицензиясез, ялган алкогольле һәм спиртлы продукция сату гына түгел, билгеләнгән үрнәктәге махсус федераль маркалары булмаган алкогольле продукция сату очраклары да билгеләнде. Нәтиҗәдә 437 литр күләмендә продукция (шул исәптән кайда җитештерелүе мәгълүм булмаган, өч һәм биш литрлы баллоннардагы 220 литр күләмендә спиртлы продукция) тартып алынды.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International