"Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризалар авторларына акчалата бүләк биреләчәк

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаларны караганда, 2020 елның 6, 7 августында Кама Тамагы һәм Яшел Үзән районнары территориясендә алкогольле продукция сатканда күп санлы хокук бозулар ачыклады.

Шулай итеп, Кама Тамагы районының Куйбышев затоны бистәсендә урнашкан кибеттә яраклылык вакыты чыккан, документларсыз, исәпкә алу тәртибен бозып, сыра сатылган. 3,23 литр күләмендә сыра сатудан алынды.

Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында гражданка алкогольле продукцияне законсыз сату оештырган. Тикшерү чаралары барышында 39,38 литр күләмендә хәмер хуҗасыннан алынды.

Хокук бозучыларга административ хокук бозу турында беркетмәләр төзүгә килү турында хәбәр ителде. Гаризалар авторларына акчалата бүләк биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International