2020 елның 10 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы «Роспиртпром» ААҖ вәкилләренә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешеннән элек алынган күләмен "Роспиртпром" вәкилләренә конфискацияләүгә тапшырды.
Конфискация Татарстан Республикасы Арбитраж суды һәм гомуми юрисдикция суды карарлары нигезендә башкарылды.
Барлыгы 726,2 литр күләмендә алкогольле продукция юкка чыгарылды, шулардан: 414,7 литр күләмендә икеләтә билгеләнештәге спиртлы сыеклык, 310,6 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре, 0,9 литр күләмендә алкогольле продукция.