«Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына Түбән Кама сәүдә үзәгенең сәүдә нокталарының берсендә алкогольле һәм спиртлы продукция сату 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль законны бозып башкарыла, дип хәбәр килде. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кергән мәгълүмат тикшерелде, тикшерү барышында әлеге факт үзенең раславын тапты.
Законсыз әйләнештән 6 флакон спиртлы сыекча тартып алынды, аны куллану агулануга китерергә мөмкин, шул исәптән үлемгә дә. Хезмәткәрләр тарафыннан РФ КоАП 14.16 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сәүдә объекты хуҗасы этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату кагыйдәләрен бозган өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган инде.
Исегезгә төшерәбез, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату фактлары, шул исәптән «Интернет» челтәре аша сату турында да хәбәр итүегезне сорыйбыз. Һәр хәбәр буенча контроль чара үткәреләчәк. Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз таралу фактлары турында түбәндәге ысуллар белән хәбәр итәргә мөмкин: "кайнар линия" телефоны буенча»: 8(8555) 36-63-85, 8 (843) 278-92-79, шулай ук «Халык контроле» ДМС аша да.