2020 елның 12 августында Балык Бистәсе районы территориясендә гамәлдәге законнарның үтәлешенә мониторинг үткәрү барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре яраклылык вакыты чыккан сыра әйләнеше фактын ачыклады.
Кибет сатучысы әлеге хокук бозу фактын бары тик игътибарсызлык белән генә аңлата, хәер, бу юридик һәм вазыйфаи зат буларак, җаваплылыктан азат итми.
Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә 7,5 литр срогы чыккан сыра законсыз әйләнештән алынды.
Административ эш кузгатылды, шуннан соң әлеге эшнең барлык материаллары судка җибәреләчәк.