Төнлә йоклый алмаучыларны эшмәкәрләр кайгыртырга булган. Шулай итеп, 12-13 август төнендә, контроль чаралар үткәрү барышында, Казан территориаль органы хезмәткәрләре чираттагы тапкыр Казан шәһәренең Киров һәм Идел буе районнары территориясендә алкогольле продукция белән сату итү фактларын ачыклады.
Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә законнарда каралган барлык тыюларга һәм чикләүләргә игътибар итмичә, төнлә спиртлы эчемлекләр сату эшмәкәрләр өчен административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү һәм аларны алга таба административ җаваплылыкка тарту белән тәмамланды. Ә штрафларның суммасы бүген аз түгел. Шулай тәвәккәлләүнең мәгънәсе бармы?