Минзәлә муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы контрольдәге субъектлар эшчәнлегендә хокук куллану практикасы мәсьәләләрен тикшерү буенча гавами чара үткәрү турында

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

2020 елның 14 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы Минзәлә шәһәре хакимияте бинасында, контрольлек итүче субъектлар белән 2020 елга карата халык алдында фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә, «2020 елның 6 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының алкоголь базарының торышы» дигән темага ачык чара үткәрде.

Чарада Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗмиев К.Р., прокурор ярдәмчесе Шайсуваров Р. Р., «Татспиртпром» АҖ вәкилләре, эшмәкәрләр һәм район халкы катнашты.

2020 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау эше турында Яр Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина сөйләде. Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның шактый өлешен сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату буенча декларацияләр тапшырмау (№12 форма буенча) һәм БДАМС системасында алкогольле продукцияне исәпкә алуның билгеләнгән тәртибен бозу тәшкил итә.

Әлеге хокук бозуларны бетерү өчен хуҗалык итүче субъектларга контрагентлар белән операцияләрне күзәтеп торырга һәм үз хисап системаларының эшләвен контрольдә тотарга тәкъдим ителде.

Сыра продукциясен сату мәсьәләләре буенча хуҗалык итүче субъектлар белән хезмәттәшлек турында «Татспиртпром» АҖ филиалы һәм «Белый Кремль» сыра заводы вәкиле Җиһаншин Д. З. чыгыш ясады.

Чара ахырында хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре үз сорауларына җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International