Александровка авылында гражданнарны шәхси кабул итү үткәрелде

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

2020 елның 18 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре катнашында Чистай муниципаль районының Александровка авылында яшәүчеләр өчен гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Шуннан соң Совхозно-Галактионово авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-уку оештырылды. Чаралар кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату максатыннан үткәрелде.

Авыл халкына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар базарында эшчәнлеге һәм алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнардагы үзгәрешләр турында мәгълүмат җиткерелде. «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы кыскача бәян ителде.

Территориаль орган җитәкчесе шәхси кабул итү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган сорауларга җаваплар бирде.

Семинар-укулар барышында авыл җирлеге белгечләренең игътибарын кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләргә юнәлттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International