Теләче районы Алан авылында гражданнарны кабул итү булды

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

14 августта, расланган график нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова тарафыннан, территориаль орган компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча, Теләче муниципаль районы Алан авылында гражданнарны кабул итү үткәрелде. Гражданнарны кабул итү «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә куллану белемен арттыру белән бәйле иде.

Кабул итү барышында Алан авылында яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын үз-үзләрен яклау буенча киңәшләр бирелде, кулланучы хокукларын бозганда ничек дөрес эшләргә кирәклеге аңлатылды. Үз чиратында, торак пунктта яшәүчеләрдән тиешле сыйфатлы товарны алыштыру сроклары, сатучыга сыйфатсыз товарга карата дәгъва белдерү сроклары һәм сатучы үз товарын танымаса, нәрсә эшләргә кирәклеге турында сораулар килде. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде.

Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

Гражданнар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә алган кыйммәтле мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International