ТР Дәүләт Советының 12 нче утырышында «ТР территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм ТР кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» «ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты каралды. Депутатлар сәүдә нокталарында — Яр Чаллы өчен 100 кв. метр һәм Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре өчен 50 кв. метр күләмендә чикләүләр билгеләде.
Закон проекты күпфатирлы йортларда урнашкан җәмәгать туклануы объектларында алкогольле продукцияне ваклап сатуга карата таләпләрне төгәлләштерүне күздә тота. Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән үзгәрешләр нигезендә, мондый объектларда алкогольле продукцияне ваклап сату гомуми мәйданы 50 кв. метрдан ким булмаган хезмәт күрсәтү залы булганда гына рөхсәт ителә.
«Татарстанның барлык районнары һәм шәһәрләре, Яр Чаллыдан тыш, 50 кв. метрдан да ким булмаган мәйданнан чыгып, хәмер сатуга чикләүләрне хуплады. Яр Чаллыда өстәмә иҗтимагый тыңлаулар үткәрелде, компромисс табылды: 500 меңнән артык кеше яшәгән монопрофильле муниципаль берәмлекләр территориясендә 100 кв. метрдан ким булмаган объектларда хәмер сатуны тыю. Татарстанда ул нәкъ менә Яр Чаллы кебек шәһәр", - диде депутат Ринат Гайзатуллин.
Элегрәк ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында хәмер сату турында фикер алышканнар иде.