Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә «Татарстан АССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы» проектын тормышка ашыра. Кичә, 2020 елның 19 августында, Тәтеш шәһәрендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасын каршы алдылар.
Проект Россия һәм республика этапларыннан тора. Россия этабы барышында Татарстан флагы РФнең 8 федераль округында булды, төбәк татар милли-мәдәни автономияләре теркәлгән субъектларның флаглары төшерелгән 68 чиглеш урын алды. Республика этабында эстафета 43 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округы буенча узачак, ә эстафета тәмамлангач, ТР Милли музеена тапшырылачак.
Эстафетаны район мәдәният йорты каршындагы мәйданда каршы алдылар. Флагны тантаналы рәвештә район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиулловка тапшырдылар. Флагның рәсеменә ул Тәтеш районы гербын беркетте. Бәйрәм кунакларын котлап, Рәмис Хатыйпович тәтешлеләрнең мөһим тарихи вакыйганың шаһитлары булуын, район халкының республика үсешенә лаеклы өлеш кертүләрен билгеләп үтте.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты катнашты.
Аннары эстафета Баулы районына юл тотачак.