2020 елның 25 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова Биектау муниципаль районының Әлдермеш авыл җирлеге халкы белән гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Мөрәҗәгать иткән гражданнарга үзләрен кызыксындырган барлык сораулар буенча тулы җаваплар бирелде: сыйфатсыз товарлар, шул исәптән азык-төлек товарлары турында, яраклылык вакыты чыккан очракта нишләргә кирәклеге хакында, шулай ук, техник яктан катлаулы сыйфатлы товарларны кире кайтару яки алыштыру тәртибе, заказларны үтәү срокларын бозганда таләпләр кую сроклары, тиешле сыйфаттагы товарларны алыштыру һәм кире кайтару шартлары, күләме, фасоны яки габаритлары буенча туры килмәгән очракта кулланучыларга консультацияләр бирелде.
Гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды.
Күчмә кабул итүләр вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен мондый очрашулар форматы инде традициягә әверелде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар һәм газета өләшенде.