Чәчтарашханә хезмәтләре күрсәтү буенча хокук мөнәсәбәтләре җайга салынырга тиеш

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Хәзерге дөньяда матурлык исәбенә кергән иң кирәкле хезмәтләрнең берсе – чәчтарашханә.  Бирегә без матурлык, яхшы кәеф алырга, үз кыяфәтебездә нәрсә дә булса үзгәртергә теләп  киләбез.

Кулланучылар белемен арттыру максатыннан, Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре 24.08.2020 көнне Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендә урнашкан "СусАнна" матурлык салоны хезмәткәрләре өчен чара үткәрде.

Чәчтарашханә хезмәтләре күрсәтүне түбәндәге норматив-хокукый актлар җайга сала: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законы; РФ Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре; ГОСТ № 51142-98 «Көнкүреш хезмәтләре. Чәчтарашханә хезмәтләре. Гомуми техник шартлар»; 2.1.2631-10 «Чәчтарашханә һәм косметика хезмәтләре күрсәтүче коммуналь-көнкүреш оешмаларын урнаштыруга, җиһазландыруга, карап тотуга һәм эш режимына карата Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибы тарафыннан 2010 елның 18 маенда расланган санитар-эпидемиологик таләпләр» СанПин 2.1.2631-10.

Үткәрелгән чараның максаты - кулланучылар белемен яхшырту, чәчтарашханә хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә законнарны үтәүдә ярдәм итү.

Чара барышында салон осталарына «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон нигезләре аңлатылды. Җитәкчегә кулланучы почмагын рәсмиләштерү буенча киңәшләр бирелде, белешмәлекләр өләшенде, кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International