Очсызлы һәм матур – сыйфатлы дигән сүз түгел

2013 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе
Узган елның азагында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренең республикабызның көньяк-көнчыгыш чик буе районнарында (Азнакай, Баулы, Ютазы) халыкның күзен кыздырырлык дәрәҗәдә очсызлы бәядән (аракы – 100 сумга, коньяк – 200 сумга кадәр) Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы һәм коньяк сату очракларын ачыклаганлыкларын искә төшерик. Мондый продукцияне “Газель” ише машиналарда кечкенә партияләр белән, федераль трассаларны читләтеп, урау юллар аша китерәләр һәм таксистлар, юл буйларындагы вак-төяк җәмәгать туклануы объектлары аша саталар. Моның ише хәмерне республикабызга кертү каналларын ачыклау һәм аларны ябу ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белән ТР Эчке эшләр министрлыгы арасындагы хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләреннән берсенә әйләнергә тиеш. Бу – көн кадагына суга торган проблема, чөнки легаль җитештерелгән алкогольле продукциягә минималь бәяләр сизелерлек үскән бер мәлдә легаль булмаган очсызлы хәмер продукциясен республикага кертү омтылышлары артачагы көн кебек ачык.
Быелның гыйнвар-февраль айларында сыйфаты шик тудырган продукцияне легаль булмаган рәвештә республикага кертүләр дәвам итте. Ни өчен шик тудырган дисезме? Коньяк дип сатылган эчемлеккә экспертиза нәтиҗәләре матур гына шешәләргә буяулар һәм хуш ис бирүче матдәләр өстәлгән су-спирт эремәсе  тутырылганлыгын күрсәтте. Өстәвенә эремәдәге спиртның виноградныкы түгел, бәлки ашлыкныкы булуы да ачыкланды. Ягъни әлеге су-спирт эремәсендә коньякның исе дә юк, дигән сүз бу.
“Хәмерче” кайбер “эшлекле” адәмнәр гражданнарыбызның гомере һәм сәламәтлегенә  әнә шулай төкереп карый.
Соңгы мисал. 4 февраль көнне Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан хосусый эшмәкәр Э.Ф. Мәхмүтованың “Батыр” кафесында (Азнакай ш., Пушкин ур., 2а й) алкогольле продукция: “Хан Шатыр” коньягын (Казахстан Республикасы, Актүбә өлкәсе, Алга шәһәрендә “АкРоссПищепром” ТОО тарафыннан җитештерелгән; 0,5 литрлы шешәдә, 40 градуслы, шешәгә тутыру датасы күрсәтелмәгән) һәм “Казахстан” коньягын ( Казахстан Республикасының “БН Ванзавод” ТОО тарафыннан җитештерелгән; 0,53 литрлы шешәдә, 40 градуслы, шешәгә тутыру датасы – 27.08.2012 ел) сату факты билгеләнде. Шул ук вакытта хосусый эшмәкәрнең алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе, алкогольле продукциягә товар-транспорт документлары, акциз маркалары юклыгы ачыкланды.
2013 елның 6 февралендә “Ретро” кафесында (Әлмәт ш., Р.Фәхретдин ур., 45а й) Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектәге төнге рейд вакытында алкогольле продукция, шул исәптән “Марсель” коньягын (Казахстан Республикасында җитештерелгән; 0,5 литрлы шешәдә, 40 градуслы, шешәгә тутыру датасы – 08.08.2012 ел) һәм “SOBRANIE” аракысын (Казахстан Республикасында җитештерелгән; 0,7 литрлы шешәдә, “ZERO” аракысы, 0,7 литрлы шешәдә, 40 градуслы) алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе, товар-транспорт документлары, акциз маркалары булмаган килеш сату фактын билгеләде.
Болар продукциянең Татарстан Республикасы территориясенә легаль булмаган шартларда кертелүе турында сөйли.
Казахстан хәмеренең Башкортстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе территорияләрендә дә легаль булмаган рәвештә таралуы борчылу тудыра. Легаль булмаган, сыйфатсыз алкогольле продукция әйләнешенә юл куймау – барлык контрольлек һәм хокук саклау органнары бурычы.
Республикада яшәүче барлык гражданнарыбыздан мондый алкогольле продукция сату очраклары турында хәбәр итүләрен, аны сатып алмауларын, гомумән, “хәмерче” адәмнәргә үзебезнең, якыннарыбызның тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куярга юл куймауларын сорыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International