171-ФЗ 6 пунктының 3 абзацында, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр мондый максатлар өчен милкендә, хуҗалык алып бару, оператив идарә хокукында яки арендага алынган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә, шулай ук контроль-касса техникасына ия булырга тиеш (федераль законда башкача билгеләнмәгәндә), диелгән.
Стационар сәүдә объекты: нык фундаментка утыртылган һәм инженер-техник челтәрләргә тоташтырылган, бина яки бинаның бер өлешеннән, корылма яки корылманың бер өлешеннән гыйбарәт булган сәүдә объекты ул. Ул җылылык, газ, су, канализация белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Янәшәсендә балалар, мәгариф, медицина оешмалары, мәдәният оешмалары булмаска тиеш. “Роспотребнадзор”га сыраны ваклап сату буенча стационар сәүдә ноктасы ачу турында уведомление тапшырырга кирәк.
“Сәүдә оешмаларына һәм аларда азык-төлек чималы һәм азык продуктлары әйләнешенә карата санитария-эпидемиология таләпләре” СП 2.3.6.1066-01 белән танышыгыз. Бу документта сәүдә оешмасын урнаштыруга, бүлмәләрне су белән тәэмин итү һәм канализация, җилләтү, җылыту, яктылык белән тәэмин итүгә һәм эшләүчеләрнең хезмәт шартларына карата таләпләр һ.б күрсәтелгән.
Салым инспекциясендә эшчәнлегегезне хосусый эшмәкәр буларак теркәтегез, ОКВЭД нигезендә эшчәнлегегезнең төрен теркәтегез. Салым салу системасын сайлап алыгыз.