Хөрмәтле коллегалар, кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Республика көне - күпмилләтле Татарстанны берләштерә торган бәйрәм. Биредә төрле дин һәм милләт вәкилләре тыныч һәм тату яши торган атмосфера хөкем сөрә. Бүген Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында лидер булып тора, һәм Татарстан җирендә татулык һәм иҗади хезмәт атмосферасында безнең республика өчен яңа иҗади планнар уңышлы тормышка ашырылачагына шигем юк.
Сезгә барлык башлангычларыгызда да уңышлар, муллык, бәхет һәм сәламәтлек телим!