Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы республика халкын иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән котлый!
Бу бәйрәм күпмилләтле халыкның бердәмлеге, туган якка мәхәббәт, безнең тарихи бердәмлекне һәм республиканың әһәмиятле потенциалын аңлау символы булып тора. Безнең һәркайсыбыз үзенең хезмәте белән аның чәчәк атуына һәм үсешенә кулдан килгәнчә өлеш кертә.
Бәйрәм уңаеннан Арча территориаль органы хезмәткәрләренең балалары Алия Кадыйрова, Розалия Хөснетдинова, Данияр Йосыпов, Ралина Йосыпова һәм Арина Галимова «Мин яшәгән шәһәр», «Туган республикага 100 ел» дигән темага үткәрелгән рәсем конкурсында катнаштылар.