“Булгарпиво” ААҖ компаниясе сыра кегаларын маркировкалау процессын башлады

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

“Татспиртпром” АҖ филиалы – “Белый Кремль” сыра кайнату заводы һәм Лысковский сыра кайнату заводы ЯАҖ артыннан сыра кегаларын маркировкалау процессы “Булгарпиво” ААҖдә дә башланды.

2020 елның 27 августында 300 литр күләмендә “Жигулевское” сыра партиясе маркировкаланган. Продукциянең бер өлеше күпләп сату звеносына озатылган инде.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Россия Федерациясенең башка субъектларында эшчәнлек алып баручы 104 сыра продукциясе җитештерүче экспериментта катнашырга теләк белдерде.

2020 елның 31 августына Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 25 җитештерүче предприятие “Гознак” АҖ белән “кега” транспорт тарарында җитештерелә торган сыраны маркировкалау өчен махсус маркалар әзерләү турында килешүләр төзеде.

19 предприятие адресына 748,5 мең данә махсус маркалар төяп җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, ваклап сату предприятиеләре “кега” транспорт тарарында җитештерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен 2020 елның 1 октябрендә маркировкалау белән дә, алардан башка да ала һәм сата ала торган күчеш чоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International