Материал Арбитраж судына җибәрелде

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Арбитраж судына Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча идарәсенең ЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә тикшерү материалы җибәрелде.

Азнакай районының Мәсгут авылындагы кибетләрнең берсендә алкогольле продукция, аерым алганда, сыра һәм сыра эчемлекләрен законны бозып сату очрагы ачыкланды һәм аңа чик куелды. Барлыгы 23 атамада 140,96 литр алкоголь продукция тартып алынды. Барлык алкогольле продукция дә легальлеген раслаучы документлардан башка гына сатылган

Моннан тыш, яраклылык срогы чыккан «Велкоповицкий Козел» сыра эчемлеге дә сатуда булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International