Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән тикшерү материалы керде.
Уртак хезмәт нәтиҗәсендә, Әлмәт шәһәренең Шәһәр урамы буенча урнашкан бер кибеттә тиешле озату документлары булмаган алкогольле эчемлекләр сату факты ачыкланган һәм чик куелган.
Барлыгы 30 литрлы кегларга салынган 240 литр күләмендә сыра, сидр һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.