Кибеттәге күргәзмә-презентация сатып алучыларның игътибарын җәлеп итү, яңа продуктны күрсәтү һәм аны бәяләү, шулай ук үзебез җитештергән продукцияне алга этәрү һәм товар җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыру өчен нәтиҗәле ысулларның берсе булып санала.
Шуңа күрә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2020 елның 3 сентябрендә шәхси эшмәкәр А.С. Брунько сәүдә объектында продукция күргәзмә-презентациясен оештыруда катнашты. Белгечләр тарафыннан “кулланучылар хокукларын яклау” төшенчәсенә нигезләр бирелде, шулай ук сатып алучыларга тапшырылырга тиешле товарлар һәм җитештерүче турында мәгълүмат, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве нинди документлар белән раслануына аерым игътибар бирелде. Чара ахырында мәгълүмати буклетлар һәм “Вестник потребителя Татарстана” газетасы таратылды.