Татарстан - балалар күзлегеннән

2020 елның 5 сентябре, шимбә

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар планы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләрнең балалары арасында «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән балалар рәсемнәре конкурсы оештырды.

Балалар үз рәсемнәрендә үз төбәгенә карата зур мәхәббәт, халыклар дуслыгы һәм Татарстан башкаласының борынгы өлеше булган Казан Кремленең матурлыгын чагылдырды.

Барлык рәсемнәр дә якты һәм матур. Конкурста җиңүчене сайлау бик авыр, шуңа күрә коллектив дуслык җиңде, дип карар кылды.

Республиканың 100 еллыгын бәйрәм итүгә балалар һәм аларның әти-әниләре ярдәме белән башкарылган иҗади эш –«Мин яшәгән шәһәр» темасына презентацияне үткәрелде. Презентация Чистай шәһәренең борынгы һәм заманча биналарының бик күп фотосурәтләреннән тора. Сәүдәгәр йортларының фоторәсемнәре, сәүдәгәрләрнең портретлары, борынгы герб сурәте, шәһәр турында сүзләрнең цитаталары язылган табличкалар балаларга Чистай тарихын яхшырак белергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International