Контроль чаралар барышында яраклылык срогы чыккан сыра сатудан алынды

2020 елның 11 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» системасына кергән гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Нурлат шәһәре кибетләренә барып кайттылар.

Контроль чаралар барышында бер очракта сыра сатуда закон бозу факты табылды. «Ириска» кибетендә хосусый эшмәкәрдә яраклылык вакыты чыккан 5 төр сыра барлыгы ачыкланды.

Гамәлдәге законнар нигезендә 8 литрга якын алкогольле продукция хуҗасыннан тартып алынды.

Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International